11 июль көнне Әнәк авылында зур вакыйга – “Авыл батыры” исеменә көч сынашу уздырылачак. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп, инде 40 кеше теркәлгән! Алар көч, осталык һәм мәргәнлектә ярышачак: кип тәгәрәтү, төз ату һәм башка кызыклы бәйгеләр көтелә.
Шулай ук бәйрәм концерт программасына да бай – моңлы җырлар, уеннар, күтәренке кәеф һәркемнең исендә озакка калачак!
Чара “Аманат” хәйрия фонды һәм “Фитнес 31” ярдәмендә оештырыла.
Әнәклеләр, кунаклар – барыгызны да бәйрәмгә көтәбез! Авыл батырын бергә билгелик!
Нет комментариев