1 июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучы батыр якташларыбызга да олы хөрмәт күрсәтелде.
Тантаналы чарада Актаныш районы махсус хәрби операциядә катнашучылар берләшмәсе җитәкчесе Илсур Зәкиев махсус хәрби операция зонасында намус белән хезмәт итүче, Ватаныбыз иминлеген саклаучы ир-егетләргә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләрен тапшырды.
Мактаулы бүләккә лаек булучылар:
-
Зәкиев Илсур Фәнис улы
-
Хәбиров Рәмис Рамил улы
-
Раджабов Умеджон Закир улы
-
Гыйзамов Илсур Мөдәрис улы
-
Гарифуллин Руслан Илдус улы
Әлеге батыр егетләребез — илебезнең ышанычлы терәге, тынычлыгыбызны саклаучы чын каһарманнар.
Районыбыз халкы исеменнән сезне ихластан котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, рух ныклыгы, гаилә иминлеге һәм исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуыгызны телибез. Ватаныбызны саклау юлындагы фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Нет комментариев