Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең якынлашып килүче 90 яшьлек юбилеена Камал театры спектакль әзерли. Бу хакта журналистларга театрның баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев сөйләде.
«Бөтен ил өчен бу бик мөһим вакыйга — Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 90 яшь. Аның тормышының билгеле бер ягы бар: ул татар театрында, аеруча безнең театрда, бер генә премьераны да калдырмады», — дип билгеләп үтте Бикчәнтәев.
Нет комментариев