Бүген, 15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Татар халкы яшәгән барлык төбәкләрдә шагыйрьнең туган көненә багышланган төрле чаралар уза.
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. Аның әнисе мулла кызы булуга карамастан, Муса Җәлил 1919 елда комсомолга керә. Яшьтән үк шигырьләр яза башлый, сугыш башланганчы 10 шигъри җыентыгы басылып чыга. Мәскәү дәүләт университетының әдәби факультетында укыганда Муса күренекле язучы Варлам Шаламов белән бер бүлмәдә яши. Шаламов үзенең «Студент Муса Җәлилов» хикәясендә аны болайрак тасвирлый:
«Муса Җәлил кыска буйлы, физик яктан бик сәламәт егет иде. Татар егете булганлыктан, ул аеруча ачык булуы белән аерылып торды. Башкалардан өстенлеге шунда ки: беренчедән – ул комсомол! Икенчедән – татар егете! Өченчедән – рус университеты студенты! Дүртенчедән – әдәбият белгече! Бишенчедән – шагыйрь! Муса татар телендә язучы шагыйрь булганлыктан, үзенең төп фикерләрен туган теле – татар телендә җиткерә торган иде. Аның бу гадәтен Мәскәү студентлары бигрәк тә үз итте».
Җәлилне тормыш сөюче кеше буларак искә алалар – ул әдәбиятны яраткан, музыка, спорт белән кызыксынган, еш кына очрашулар оештырган. Мәскәүдә Муса балалар өчен чыга торган татар журналларында редактор булып эшли, татарча нәшер ителә торган «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли. 1935 елда аны Казанга Татар опера һәм балет театрына әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар. Шактый озак үгетләүләрдән соң ул ризалаша һәм 1939 елда хатыны Әминә, кызы Чулпан белән бергә Казанга күченеп кайта. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, моннан тыш Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип вазифасын башкара, Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана. Сугыш башлангач аның тылда калу мөмкинлеге була, ләкин ул моннан баш тарта, үз теләге белән сугышка китә.
1941 елның 13 июлендә Җәлил сугышка чакыру кәгазе ала. Алдан аны политхезмәткәрләр курсына юллыйлар, аннары – Волхов фронты. Ленинград астындагы черек урман һәм сазлык эчендә урнашкан атаклы Икенче һөҗүм армиясенә, «Отвага» газетасы редакциясенә эләгә.
Истәлекләргә караганда, Муса Җәлил солдат сумкасында һәрчак үзе белән таушалып беткән калын дәфтәр йөрткән. Анда ул шигырьләрен язып барган. Тик ни кызганыч, әлеге дәфтәрнең бүгенге көндә кайдалыгын берәү дә белми. 1942 елның июнь аенда Икенче һөҗүм армиясе тулысынча камап алынып, төп көчләрдән аерылып кала...Әлеге вакыйгада каты яраланган Муса Җәлил пленга эләгә. «Кичер, Илем» шигырендә шагыйрь әлеге авыр мизгелләрне болай дип тасвирлый:
«Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,
Үтте яннан, минем тирәләп.
Нишлим, нишлим, соңгы минутымда
Пистолетым итте хыянәт!»
Ябык лагерьда Җәлил һәм аның фикердәшләре дошманга каршы яшерен көрәш алып баралар. Төркемдә журналист Рәхим Саттар, балалар язучысы Абдулла Алиш, инженер Фуат Булатов, икътисад белгече Гариф Шабаев һ.б. була. Алар барысы да Муса Җәлилнең үтенече буенча «легионны эчтән юк итү» максатын күздә тотып, немецлар белән хезмәттәшлек итәргә риза булалар. Акрынлап үзара яшерен элемтәләр урнаша.
1943 елның 9 августында яшерен оешманың соңгы утырышы үтә. Муса анда партизаннар һәм Кызыл Армия белән элемтә урнашканлыгын җиткерә. 14 август көне күтәрелеш көне дип игълан ителә. 11 августта исә солдатларны ашханәгә, репетициягә дип янә чакырып алалар. Биредә инде безнең көрәшчеләр кулга алына. Ишегалдында башкаларны куркыту максатыннан Муса Җәлил каты кыйнала.
1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре гильотинада җазалап үтерелә.
Казан һәм Германия тикшеренүчеләренең эзләнүләренә карамастан, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең кабере, кайда күмелүләре бүгенге көнгә кадәр билгесез. Җәлил дошман төрмәсендә кичергән көннәре өчен Совет хакимиятенең үзенә карата нинди мөнәсәбәттә буласын бик яхшы аңлый һәм 1943 елның ноябрь аенда хатынына багышлап «Ышанма!» шигырен яза.
«...Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр».
Сугыштан соңгы елларда СССР да тикшеренү эшләре башланып китә. Муса Җәлилнең тормыш иптәшен Лубянкага чакыртып, сораштыру үткәрәләр. Муса Җәлил исеме китап һәм дәреслекләрдән юкка чыга. Китапханәләрдә шагыйрьнең җыентыклары күренми башлый. Радиода яки эстрадада Җәлил сүзләренә язылган җырлар яңгыраганда, гадәттә, халык җырлары дип әйтелә торган була. Җинаять эше Сталин үлгәннән соң дәлилләр җитәрлек булмаганга ябыла.
1953 елның апрелендә редактор Константин Симонов тәкъдиме буенча «Литературная газета»да шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре»ннән алты шигыре басылып чыга. Аларны халык бик яратып кабул итә. Соңрак Муса Җәлилгә Советлар Союзы герое (1956) исеме бирелә, Ленин премиясе (1957) лауреатына (үлгәннән соң) әйләнә. 1968 елда «Ленфильм» студиясендә «Моабит дәфтәре» фильмы төшерелә. Муса Җәлил сатлыкҗаннан Ватанга тугры шәхес үрнәгенә әверелә.
1966 елда Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла. Һәйкәл скульпторы — В.Е.Цигаль.
Шагыйрьнең фронттан хатынына язган соңгы хатларындагы фикере чынга аша:
«...Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. «Без үлемгә җирәнеп карыйбыз» дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. Бөек патриотизм хисе, үзеңнең җәмәгать функцияңне тулысынча аңлау кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә. Үлем турында башка берәр уй килеп төшә икән, болай фикер йөртәсең: «Үлемнән соң да яшәү бар бит әле; халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң яшәргә хокук алам. Чөнки минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?...»
Патриотик шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатыннан бик күп истәлекләр бар. Шуларның берсе – Муса Җәлил исемен йөрткән кече планета. 3092 нче әлеге планета – «Җәлил» астероиды – Кырымдагы астрофизик обсерваториядә астроном Т.Смирнова тарафыннан 1972 елның 17 маенда ачыла.
Нет комментариев