Озын гомер бәйрәме!
Бергәләп сөеник

Озын гомер бәйрәме!

Яңа Богады авылында яшәүче 99 яшьлек тыл ветераны Баһижәт Мәрдәнованы район җитәкчелеге котлады.

Ветераныбызны истәлекле көне белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Салават Мингазов тәбрикләде. Ул Баһижәт апага озын гомер, нык сәламәтлек һәм якыннарының игътибарында булырга теләде.

Әлеге җылы котлауларга без дә кушылабыз! Сәламәт булып, якыннарының күңел җылысын тоеп, озын-озын гомер яшәргә язсын! Чын күңелдән тәбрик итәбез!


Нет комментариев