Муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар камил тәртип үрнәге булырга тиеш
Коррупция- илнең иминлегенә иң җитди зыян салучы куркыныч факторларның берсе булып кала бирә. Ришвәтчелек икътисади һәм социаль үзгәртеп коруларны тоткарлый, икътисадка зыян сала, бюджетка салым керемнәрен киметә, гражданнарның хакимият органнарына ышанычын какшата. 9 декабрь, Бөтендөнья коррупциягә каршы тору көне алдыннан Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев белән очраштык. Әңгәмәдәшебез «Коррупцияне бетерүдә муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар камил тәртип үрнәге булырга тиеш!» дип белдерде.