«Глаголица» әдәби премиясе конкурсына районыбыз укучылары ел саен катнашып зур уңышларга ирешәләр.
Быелгы конкурска да яшь иҗатчыларыбыз хикәяләр, шигырьләр юллаган иде. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Әдилә Харисованың "Кайгы белән бәхет янәшә" хикәясе "Татар телендә проза" номинациясендә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең махсус бүләгенә лаек булган.
Әдиләгә әлеге бүләкне бүген районыбыз башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Яшь каләм иясенә киләчәктә дә уңышларга иерешергә язсын!
Нет комментариев