Нәфис затлар юл рыцарьлары сафында: Кышкы юлларда сак йөрик!
Актаныш районы Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың әле хокук саклау органнары системасында - аныклап әйткәндә, юл рыцарьлары сафында эшли башлавына ике еллап кына. Шуңа да кармастан, Ләйсән Рәзиф кызы бу һөнәрнең үзенчәлекләренә тизрәк төшенергә омтыла, электән балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәнгәме, аеруча яшь буынга, балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар юнәлтә. Бигрәк тә әле буран, әле бозлавык белән катлауланып торган кышкы һава торышы шартларында өлкәннәрне дә, балаларны да игътибарлы булырга чакырды. Ләйсән Мөхәммәтова белән чираттагы әңгәмәбез кышкы юлларда саклык кагыйдәләрен үтәү темасына багышланды.