«Тату сыйныф серләре»ндә кайсы мәктәп җиңәр?
Мәгариф яңалыклары

«Тату сыйныф серләре»ндә кайсы мәктәп җиңәр?

Бүген Такталачык мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район туры уза. Такталачык зонасына караган мәктәпләрнең ата-аналар комитеты командалары жюри каршында үзләренең бердәм, белемле, тәрбияле һәм көчле икәнлекләрен күрсәтә.

Бүген Такталачыктагы зона ярышында

Теләкәй, Күҗәкә, Мари Суыксуы, Иске Кормаш, Чалманарат, Татар Суыксуы, Такталачык, Әтәс, Уразай әти-әниләре балалары белән бергә беренчелек өчен көчләрен сыный.  

Иртәгә, 16 гыйнварда Иске Сәфәрдә үтәчәк тагын бер зона бәйгесеннән иң яхшы 6 команда сайлап алынып, алар финалда чыгыш ясаячак.

Финал өлешендә район үзәгенең белем бирү учреждениеләре- Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе ата-аналар комитетлары командалары катнаша.

Әлбәттә инде, җиңүче командага республика турында Актаныш районы данын яклау хокукы биреләчәк. 


Нет комментариев