Гаилә елында гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә?
Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. 2023 елның 22 ноябрендә Владимир Путин “Русиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында” указга кул куйды. Указ шул ук көнне үз көченә керде. Моннан тыш, Русия Президенты Хөкүмәткә 27 декабрьгә кадәр Гаилә елын уздыру буенча оештыру комитетын формалаштырырга, шулай ук куелган максатларга ирешү өчен кирәкле чараларны финанслау чыганакларын билгеләргә кушты. Указда шулай ук оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнүе турында да белдерелде. Ноябрь ахырындагы чыгышында ул балаларның һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар планлаштырылуын ассызыклады. Алар арасында мәҗбүри диспансерлау кысаларында хезмәткәрләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерү дә бар. Соңгы елларда Президент демографик проблеманы хәл итәргә кирәклегенә игътибарны көчәйтә. 2022 елда Русиядә туучылар санының суммар коэффициенты — 1,42гә тигез булган. Соңгы 30 елда максималь күрсәткечкә 2015 елда ирешелгән. Анда күрсәткеч 1,78 була. Шул ук вакытта халык санын саклап калу өчен бер хатын-кызга исәпләгәндә туучылар санының суммар коэффициенты 2,1 тирәсе булырга тиеш. Ә халык үсеше өчен — тагын да югарырак.