Такталачык мәктәбендә Гаилә елына старт бирделәр
Мәгариф яңалыклары

Такталачык мәктәбендә Гаилә елына старт бирделәр

«9 нчы февраль көнне мәктәбебездә Гаилә елына рәсми рәвештә старт бирелде», дип язалар безгә Такталачык төп белем бирү мәктәбеннән.

9 нчы февраль көнне мәктәбебездә Гаилә елына рәсми рәвештә старт бирелде.

"Тәрбия гаиләдән башлана" исеме астында оештырылган ата-аналар җыелышы "Алдынгылар" хәрәкәтенең район бүлекчәсе җитәкчесе Мәрдәнов Айгиз Хәлил улының чыгышы белән башланып китте. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гайсина Лилия Фәнил кызы  Россиядә Гаилә елы, Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан планлаштырылган һәм тормышка ашырылган эшләр, нәтиҗәләр белән таныштырды.

"Гаилә елы кысаларында, республика күләмендә  ата-аналар комитетлары арасында оештырылып килүче "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабында мәктәп командасы 3 нче урынга лаек булды. Актив гаиләләр шулай ук "#Команда_страны" акциясенә теләп кушылдылар, " диде ул үз чыгышында.

Мәктәп директоры Хаҗиев Алмаз Сәяф улы фән олимпиадаларының район һәм республика этабында уңышлы чыгыш ясаган укучыларның хезмәтен югары бәяләде."Йолдызлык-2024" фестиваленә әзерлек барышында ата-аналар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.


Нет комментариев