Актанышның «Батыр» спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Россия югары лигасында катнаша
Актанышның «Батыр» спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Данил Солтанов 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Пензада узган ир-атлар арасында Россия чемпионатында катнашты. Данил Казанның «Ак Барс» өстәл теннисы клубы составында чыгыш ясады.