Актанышның «Батыр» спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Россия югары лигасында катнаша
Спорт хәбәрләре

Актанышның «Батыр» спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Россия югары лигасында катнаша

Актанышның «Батыр» спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Данил Солтанов 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Пензада узган ир-атлар арасында Россия чемпионатында катнашты. Данил Казанның «Ак Барс» өстәл теннисы клубы составында чыгыш ясады.

 

 

 

Остазы Б.Солтанов җитәкчелегендә Данил үзенең иң яхшы уен осталыгын һәм әлеге турнирда югары дәрәҗәдә уйнавын күрсәтте. Без аның казанышлары белән горурланабыз һәм аның киләчәктә дә уңышларга ирешүен көтеп калабыз. 

 


Нет комментариев