Исән-сау, җиңү белән кайтыгыз!
Актаныш районы ветераннары арасында «Сәламәтлек» клубы бик популяр. Көзге бакча эшләре тәмамлануга, олыгаюга һич бирешмәс, шат күңелле, тиктормас лаеклы ялдагы өлкәннәребез «Батыр» спорткомплексына сәламәтлекләрен ныгытырга ашыга. Биредәге очрашулардан физик яктан гына түгел, рухи яктан да баеп, тормышка, яшәешкә тагы да мәхәббәтләре артып кайталар. Чираттагы күрешүдә ветераннарыбыз көч-куәтләрен игелекле гамәлләр кылуга ниятләде, күмәк көч белән махсус хәрби операциядәге якташларыбызга маскировка челтәрләре үрә башлады. Актив җәмәгать эшлеклесе, «Сәламәтлек» клубын алып баручы Зәмфирә Хафизова җитәкчелегендә 12 метрга 7 метр зурлыктагы маскировка челтәрен өч данәдә үреп, «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге «Без бергә» фондына илтеп тапшырдылар.