Иске- яңа җитәкче «Яран» торак милекчеләренең сорауларын хәл итә алырмы?
Ә безнең ишек алдында...

Иске- яңа җитәкче «Яран» торак милекчеләренең сорауларын хәл итә алырмы?

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Яран» торак милекчелек ширкате җитәкчелеге күпфатирлы йортлар советы рәисләре алдында 2024 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясады. Киңәшмәдә Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев катнашты.

 

«Яран» торак милекчелек ширкате җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтов узган елга башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

2025 елга өстенлекле бурычларны билгеләде. Ширкать хисапчысы Рузилә Тимирова икътисади чыгымнар белән таныштырды, бүгенге чарада ширкать җитәкчесен сайлау кирәклеген әйтте. Милекчеләр бертавыштан ширкать җитәкчесе итеп Илшат Хуҗахмәтовны сайлады.

Актанышның матурлыгын тәэмин итеп, күпфатирлы йорт алларына чәчәкләр утыртып үстергән уңган райондашларыбызга «Яран» торак милекчелек ширкате үзенең рәхмәт хатларын әзерләгән иде.

Актанышта җитмештән артык күпфатирлы йорт исәпләнә, аларда яшәүчеләрне “Яран” торак милекчеләр ширкәте берләштерә.

Һәр йортның да җаваплы  кешесе беркетелгән. Яшәү  уңайлыклары, борчыган проблемалар турында алар ватсап  төркемендә хәбәрләшәләр.  Җитәкчеләр белән элемтәдә торалар. 24 март көнне “Яшьлек”  яшьләр үзәгендә үткәрелгән  җыелышта да шактый күп сорау  күтәрелде.  “Яран” торак милекчеләр  ширкәте җитәкчесе Илшат  Хуҗәхмәтов ширкәтнең 2004  елда башкарылган эшенә хисап тотты:  

– Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәм гомуми кулланыштагы су, канализация,  җылылык челтәре, ишегалдын  җыештыру буенча эш алып барыла. 14 хезмәткәр хезмәт куя.  2024 елда капиталь төзекләндерү Ленин проспектының  90 нчы йортында “Ремстрой”  җәмгыяте тарафыннан башкарылды. Тынычлык проспектының 7 нче, Ленин проспектының 13 а, 15, 79 б, 126 нчы йортларында агымдагы подъезд  ремонты үткәрелде. Подвалга  керү юллары каралды.

Ишегалдында халыкка куркыныч  янаган агачларны кисү, түгү ел  буена дәвам итә. Сантехниклар,  милекчеләрдән алынган заявка нигезендә, халыкка даими  хезмәт күрсәтәләр. Электр, газ  челтәрләренә күзәтү ясала.  Күрсәтелгән барлык хезмәт  тә халыктан кергән акча хисабына башкарыла. Баш хисапчы  Рузилә Тимерова – шушы сумманың кайсы төр эшкә тотылуы  хакында таныштырып чыкты.

 1 июльдән коммуналь  хезмәт өчен тариф арту көтелә.  Күпмегә күтәреләчәге әлегә  билгеле түгел, – дигән хәбәр дә  шушы киңәшмәдә катнашучыларга җиткерелде. 

Район башкарма комитеты  җитәкчесе Илфак Бариев торак йортларны карап тоту, ремонтлау, йорт яны территориясен төзекләндерүгә кагылышлы программалар турында  сөйләде. Халыкны борчыган  проблемаларны чишү юлларын  аңлатты.  – Ремонт чыгымнарын түләү  өч өлештән тора. Берсе – милекчеләр түли (квитанциядә  кап. ремонт графасы), икенчесе – районнан, өченчесе  республикадан финанс бүлеп  бирелә. 2025 елда сөенечле  хәбәр алдык: районга дәүләт  тарафыннан 15 млн тирәсе  өстәмә акча кайтачак. Ул ремонт өчен тотылачак.

 Быелдан башлап күпфатирлы йортларга һәм социаль  объектларга тоташкан канализация челтәрен реконструкцияләүгә керешәчәкбез. 147  млн сум акча каралды, проекты  әзер. Эш Ленин проспектыннан  башланачак. Гадәттән тыш  тузган, авария хәлендәге дүрт  участок бар. Бик зур проект  бу. Быелгы җәйдә башкарып  чыгарга дигән максат куелды.  Чистарту корылмасын яңартасы була. 342 млн сум акча  кирәк. Бу эшне дә кичектермичә үтәп чыгарга тиешбез.  Тынычлык проспектының  канализация торбаларын  алыштыру эше 2026 елга кала.  Ленин проспектының 106  нчы йорт түбәсеннән су үтә. Сүтеп алып, өр-яңадан ябылачак,  суммасы – 5 млн. сум Өстәмә  бирелгән 15 млн сумнан, шулай ук, беренче кварталдагы 2  нче йортның түбәсе тулысынча алмаштырылачак, 10 нчы  йортның фасады яңартылачак,  Ленин проспектының 37 һәм 38  йортларында подъезд ремонты  көтелә.  Ишегалларында контейнер  мәйданчыклары бар. Вакыты-вакыты белән тирә-ягы  җыештырылмаган чагы була,  ләкин без таләп итеп торабыз,  бу мәсьәлә хәл ителер. Урынын  күчерегез дип әйтүчеләр бар.  “Безнең ишегалды” программасы белән планлаштырып  башкарылган эшләрне, биш ел  үтмичә, үзгәртергә рөхсәт юк,  – дип аңлатты Илфак Бариев.

Җаваплы итеп беркетелгән  милекчеләр үзәккә үткән берничә сорауны күтәрде.  – Подвалга су тула, нишләргә?  – Подъезд идәнен юу чират  буенча бара, ләкин “снимать  итеп” яшәүчеләрнең кайберләре юмый. Аларга карата  берәр төрле чара күреләме?  – Чүп салынган пакетларны  подъезд ишеге төбендә калдырып китерүчеләрне, тәмәке  төпчеген тәрәзәдән урам якка  ташлаучыларны нинди җәзага тартып була?  –

Ишегалдында виде -  окүзәтүләр эшли, кирәк икән,  үзегез фотога төшерегез дә,  “Яран” җитәкчелегенә язмача  мөрәҗәгать итегез. Административ комиссиядә тиешле  чара билгеләрбез, – дип, Илфак  Шамил улы мондый хәлгә битараф калмаска чакырды.  Үзенең административ комиссия җитәкчесе булуын искәртеп, тәртип бозучыларга, һичшиксез, тиешле чара  күреләчәген әйтте.

Илфак Бариев торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм энергияне сак тоту программаларын гамәлгә ашыру буенча фикерләрен җиткерде, актуаль проблемаларны чишү юлларын сөйләде. 

Бәяләрнең туктаусыз үсүе, экологик проблемалар милекчелек ширкате эшчәнлегенә дә йогынты ясый.

Табигый, милекчеләрдә  урынлы сораулар туа. Күпфатирлы йорт рәисләре үзләрен борчыган барлык мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә юллады, аларның берсе дә игътибарсыз калмады. 

Илшат Хуҗәхмәтов, кабаттан, “Яран” торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе итеп сайланды. Җәмгыять оешканнан бирле биредә хезмәт куючы Илнур Марсель улына ширкәт җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Тирә-якны төзекләндерүче, күпфатирлы йорт каршында чәчәк үстерүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Шулай ук йортларны, фатирларның төзеклеген тәэмин итеп фидакарь хезмәт куйган эшчеләр дә хөрмәтләнде.

Форсаттан файдаланып, Илшат Шәйхенур улы белән киңәшмәдән соң әңгәмә корып алдык.

Илшат әфәнде, «Яран» торак — милекчелек ширкатенең эшчәнлеген кыскача аңлатып китегез әле, сезнең хезмәт нидән гыйбарәт?

«Яран» торак — милекчеләр ширкате устав нигезендә эшли, халыктан кергән мөрәҗәгатләр һәм гомуми кулланышта булган су, канализация, җылылык челтәре, ишек алларын җыештыру буенча эш алып бара.

Ширкать күпме кешегә хезмәт күрсәтә?

«Яран» торак — милекчеләр ширкатенең хезмәтеннән 3050 кеше файдалана, барлыгы 105 мең кв. м. мәйданга хезмәт күрсәтәбез. Бүгенге көндә ширкаттә 14 кеше хезмәт куя.

Узган 2024 елда нинди күләмле эшләр башкарылды?

План нигезендә Ленин урамындагы 90 йорт "Ремстройдом"җәмгыяте оешмасы тарафыннан капиталь төзекләндерелде.

Тынычлык урамының 7-нче, Ленин проспектындагы 13а,15,79Б, 126 йортларында агымдагы подъезд ремонтлары эшләнде.

Ленин проспекты 37 йортның подъезга керү өлеше төзекләндерелде.

Тынычлык урамындагы 21,23,81 йортларда подвалга төшү өлеше төзекләндерелде.

Ленин проспектындагы 77,78,79, 81 йортларында подвалга керү өлешенә тимер ишекләр ясатылып куелды, 16А,81,30,106,106А,126А, Юбилей урамындагы 110, Бакча урамындагы 3 нче йортларының түбәләренә төзекләндерелде.

Ленин проспектындагы 126А йортына икенче кат ишекләр куелды.

Тынычлык урамының 10, 125 йортларына кер элгече, палас җилләткечләр ясалды.

Әйе, ел дәвамында халык ихтыяҗларын канәгатьләндереп бик күп эшләр эшләнгән. Вентиляция, канализация челтәрләре буенча да күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр шактый керә ахры?

Әйе, һәрвакыт күпфатирлы йорт башлыклары белән элемтәдә торабыз, сорауларны вакытында хәл итәргә тыршабыз. Йорт эчендәге һаваның чиста булуы кешеләрнең сәламәтлеге белән нык бәйле. Ленин проспектындагы 30, Җинүнең 30 еллыгы урамындагы 124 йорт, Механизаторлар урамындагы 11, Юбилей урамындагы 109 нчы йортларында вент-шахта төзекләндерелде.

Механизаторлар урамындагы 7 йортның җылылык челтәренә насос куелды.

Җинүнең 30 еллыгы урамындагы 122 нче йортның каналицазия челтәренә насос куелды.

Ленин проспектының 106А йортындагы канализация челтәре алыштырылды.

Ленин проспектындагы 15, 16а, 79 6, 106, 126, 61а, Тынычлык урамындагы 105нче йортларга почта тартмаларын яңарттык.

 

Йортларның гына түгел, йорт ишегалларын да кышын да, җәен дә даими  тәртиптә тотарга кирәк. 

Әйе, ишек алларына җыелган карны махсус техникалар ярдәмендә чистартып торабыз. Кыш-яз айларында йорт түбәләренә җыелган кар, боз сөңгеләрен төшерү өчен махсус техника сатып алган идек. Аннан да бик яхшы файдаланабыз.

Җәен дә ишек алларындагы корыган, халыкка куркыныч янаган агачларны кисәбез, киселгән ботакларын түгеп, әйләнә тирәсен чистартабыз.

Сезгә, проблема туса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратабыз, сантехникларга без бик рәхмәтле, дип әйтә күпләр.

Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, алынган заявкалар нигезендә эш оештырабыз. Күпчелек мөрәҗәгатьләр канализация системасында тыгылулар буенча. Заявка алу белән элемтәгә чыгып, эшне оештырабыз. Ел әйләнәсендә су һәм канализация челтәрләренә сантехниклар хезмәт күрсәтә. Ел әйләнәсендә су һәм канализация челтәрләренә сантехниклар хезмәт күрсәтә. Хисап киңәшмәсен

Йортларда электр, газ челтәрләренә үз вакытында ревизия ясалып, халыктан кергән сорауларны хезмәт күрсәтүче оешмага хәбәр итеп торабыз. Айның 25 числосында электр, су күрсәткечләре алынып бердәм исәп-хисап үзәгенә — ЕРЦ оешмасына бирелеп барыла.

Әлеге хезмәтләр нинди финанс чаралары исәбенә башкарыла?

Күрсәтелгән хезмәтләр халыктан кергән акчалар хисабына эшләнә. Эшләнгән эшләргә, алынган транспорт чараларына үз вакытында акча күчерелеп барыла.

Халык белән турыдан-туры элемтә корып хезмәтне оештыргач, нәтиҗәсе дә яхшы.

Әйе, кергән мөрәҗәгатләргә вакытында реакция сыйбыз. Алда да эшне халык өчен уңайлы һәм тиз арада оештыру, башкару юлларын карыйбыз.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә бик актив, иртә яздан йорт алларына түтәлләр ясап, чәчәкләр утырталар, җәй буе аларны карап үстерәләр.

Актанышыбызны ямьләүдә тырыш хезмәт куйган апаларга, абыйларга зур рәхмәт. Аларны без ширкать җыенында,  хөрмәтләп рәхмәтебезне әйттек.

Менә шулай бергәләп, үзебез яшәгән җирне, йортларыбызны, ишек алларын бергәләп тәртиптә тотсак, барыбызга да бик күңелле. 


Нет комментариев