Язгы кояш уяулыкны югалтырга сәбәп түгел: талпаннардан ничек сакланырга?
Язның кояшлы җылы көннәрендә Татарстанда талпаннар активлашкан, инде беренче зыян күрүчеләр дә бар. Белгечләр талпаннардан саланырга куша. Әлеге теманы да тагы да ачыклау өчен студиябезгә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге Яр Чаллы территориаль бүлек җитәкче урынбасары Луиза Хафизованы чакырдык. Талпаннар касы ягы белән куркыныч, алардан ничек сакланырга һәм урман бете тешләгән очракта ни эшләргә кирәк- сөйләшүебездә әлеге һәм башка сорауларга җаваплар алдык.