Бүгеннән социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнә
Сез сораган идегез

Бүгеннән социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнә

2025 елның 1 апреленнән социаль сфераның бик күп мөһим тармакларына үзгәрешләр керә. Әйтик, Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнә.

Бу чара илнең 4,2 млн гражданына кагыла.

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме 15,5 мең сумга кадәр артачак, ә инвалид балаларга уртача түләү 30 мең сумга кадәр җитәчәк. Индексация өчен ил бюджетыннан 85 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Социаль пенсияне теге яки бу сәбәпләр аркасында җитәрлек күләмдә хезмәт стажы тупламаган россиялеләр ала.

 


Нет комментариев