Актаныштан унсигезенче гуманитар йөк юлга кузгалды
Махсус хәрби операциядә катнашкан Актаныш егетләренә унсигезенче гуманитар ярдәм юлга кузгалды. Бу гуманитар ярдәмгә азык-төлек, кирәк-яраклар, медикаментлар белән броньле УАЗ автомобиле, Чечня сугышы ветераннары тарафыннан сатып алынган «Урал» мотоциклы да җибәрелә.