Актаныштан унсигезенче гуманитар йөк юлга кузгалды
Хәйрия

Актаныштан унсигезенче гуманитар йөк юлга кузгалды

Махсус хәрби операциядә катнашкан Актаныш егетләренә унсигезенче гуманитар ярдәм юлга кузгалды. Бу гуманитар ярдәмгә азык-төлек, кирәк-яраклар, медикаментлар белән броньле УАЗ автомобиле, Чечня сугышы ветераннары тарафыннан сатып алынган «Урал» мотоциклы да җибәрелә.

Шулай ук, аерым маршрут белән, волонтерлар хәрби госпитальләргә көнкүреш кирәк-яраклар илтәчәк. Аларга һәм егетләребезгә уңышлы хәерле юллар теләп калабыз. Исән-сау барып, егетләребезне күреп, ярдәмне тапшырып кайтырга насыйп булсын.


Нет комментариев