Актаныш технология техникумында тантаналы чыгарылыш: 76 студентыбыз диплом алды
50 еллык тарихы булган технология техникумы бүген илленче тапкыр үзенең кошчыкларын зур тормыш юлына озатты. Кошчыклар дип атавыбыз болай гына, егетләр, кызларның кулларында һөнәр бар, белемнәре гамәлдә сыналган. Бүгенге бәйрәмдә чыгарылыш студентларын котларга килгән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык җитәкчеләре булачак авыл хуҗалыгы белгечләренә- тракторчы-машинистлар, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләүче һәм ремонтлаучы булачак механиклар, пешекче-кондитерларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Чөнки инде бу кызлар-егетләр районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында практика үткәннәр, җәйге каникулда үзләренең хезмәтсөярләр икәнен танытып өлгергәннәр.