Актаныш районының кайсы гына авылына барып кермә, ишек аллары, бакчалар чәчәк-гөлләрдән көлеп тора. Яңа Әлем авылында яшәүче 83 яшьлек Фәния Шәймәрданова да яшьләрдән калышмый, өй каршын гөлбакча иткән.
Бу хакта безгә Фәния апаның оныгы Зөһрә Фәрдиева хәбәр итте, «Актаныш-информ»ның ватсап номерына +7 908 336 77 52 менә шундый матур фотолар юллады. Афәрин, Фәния апа! Алдагы гомер елларын да гел шулай чәчәкләргә күмелеп каршыларга язсын!
Нет комментариев