Мохтаҗларны кайгыртып: Инвалидлар оешмасы ярдәме белән Шәрип авылындагы гаилә сулы булды
Шәрип авылында яшәүче Харисовлар йортына бу көннәрдә су керттеләр. Харисовлар әниле -уллы бик каты авырыйлар. 67 яшьлек Әлфия Харисова 30 яшеннән аяклары сызлап интегә. Ә улы Расихка моннан ике ел элек инвалидлык биргәннәр, «Строитель» төзелеш оешмасында эшләгәндә йөк машнасыннан бетон җирлеккә барып төшә, бик каты башы бәрелә. Бергә эшләгән иптәшләре арасында аны үлгән дип уйлаучылар да була. Әмма Расих авыртынса да, эшләргә тырыша. Авыру көчлерәк булып чыга, 7 ел элекке авариянең нәтиҗәсе акрынлап үзен күрсәтә башлый. Ир- егетнең башына зыян килә, авыру тора-бара көчәя. Хәзер Расихны бер минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Әлфия апаның кече улы Рәмис эштән китәргә мәҗбүр, авыру абыйсы белән әнисен карый. Өйләренә су кермәгән, йорт иске, кышын салкын, лапас та җимерек. Харисовлар, су кертүдә ярдәм сорап, Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итәләр. Җитәкче Фәйрүзә Разетдинова аларның мөрәҗәгатен игътибар белән тыңлый. Иганәчеләр таба, су кертү оешмасы белән сөйләшә, аларның эш барышына контрольлек итеп, Харисовлар йортына су кертүгә иреште.