Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында шахмат, рус һәм халыкара шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Өч көн дәвам иткән ярышларда Актанышның инвалидлар җәмгыяте командасы катнашып, мактаулы 1 нче урынны алды.
Ярышларда Татарстанның барлык шәһәр- район вәкилләре катнашты. Актаныштан җиде спортчы чыгыш ясады. Җитәкчеләре- район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фйрүзә Разетдинова.
Хөрмәтле спортчыларыбыз! Турнирда катнашып, Актаныш данын матур итеп яклавыгыз өчен зур рәхмәт! Сезне 1 урынга лаек булуыгыз уңаеннан котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Нет комментариев