Бүләктән Сабантуйга бүләк!
Татар Ямалысы авылы җирлегенә караган Бүләк авылында «Сабантуйга сөрән салу» йоласы узды. Җирлекнең актив яшьләре, традицияләргә тугры апалары, үз эшләренең осталары булган мәдәният хезмәткәрләре гармунга җырлап, биеп, милли бәйрәмебезгә бүләк җыйдылар.