Ижау шәһәрендәге ипподромда узган юртаклар бәйгесендә районыбыз егете Денис Ахияров зур уңышка иреште.
Үзенең ике аты белән ярышта катнашып, җиңү яулады һәм алтын медальләр белән чемпион исемен алды.
Денис — туган районыбызда яшәп, хезмәт куеп, ат спортына чын күңелдән бирелгән егет. Аның бу казанышы — зур хезмәт, ныклык һәм максатчанлык нәтиҗәсе.
Чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа җиңүләр, уңышлар телибез!
Нет комментариев