Атна вакыйгасы: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры районыбызда кунакта булды
Бу атнада, без, журналистлар төркеме, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров һәм район җитәкчелеге белән бергә районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге белән якыннан таныштык. Мәгълүмат чарасы вәкиле буларак, игенчеләр һәм терлекчеләрнең кырдагы һәм фермалардагы кызу эш темпын, заманча агротехнологияләрнең ничек тормышка ашырылуын үз күзләребез белән күрү зур тәҗрибә.