Нәсел гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, туганнар арасындагы элемтәләрне һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, киң җәмәгатьчелекне Тататарстан һәм үз гаиләң тарихы белән кызыксынуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты боерыгына нигезләнеп, районыбызда бүген Шәҗәрә бәйрәме уза.
"Эхо веков в истории семьи- Тарихта без эзлебез" бәйгесендә өч гаилә- Усыдан Нурлыевлар, Богадыдан Хөсәеновлар, Күҗәкәдән Хәйретдиновлар катнаша. "Яшьлек" яшьләр үзәгендә узган район конкурсында беренче урын алучы гаилә республика турында районыбыз данын яклаячак.
Нет комментариев