Сишәмбе, 21 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Җил төньяктан – секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы +13...+18 градус, көндез һава +25...+30 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булуы көтелә. Башкалада көндез максималь температура +28...+30 градус булачак.
Нет комментариев