Актанышның хезмәт уңганнары илебез тархиында үз эзен калдырды. Тыныч тормыштагы фидакарьлекләре өчен Сәгыйрь Гыйльманов, Зөфәр Иманов, Госман Латыйпов һәм Александр Сальников Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ирештеләр. 28 райондашыбыз - Ленин, 18е - Октябрь Революциясе, 115 е - Хезмәт Кызыл байрагы, 7се - Халыклар дуслыгы, 132 се- “Почет билгесе”, 7се – Хезмәт Даны орденының II һәм 79ы – III дәрәҗәсе белән бүләкләнде.
Якташларыбыз-горурлыгыбыз
Читтә яшәүче якташларыбыз да сынатмый, татарлардан беренче булып һәйкәлгә әверелгән Ленин орденлы М. Ардуанов һәм М. Солтановның эстафетасына тугрылык саклыйлар. Мәсәлән, Иске Кадермәттә туып- үскән Габдуллин Гаффар Габдулла улы Нефтекама каласында балта осталары бригадиры булып эшләгәндә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры була. Бу- Социалистик Хезмәт Героена тиң мәртәбә.
Районның дистәләгән ул һәм кызы үз һөнәрләре буенча Россиянең атказанган хезмәткәре дигән абруйлы исем алды.
Нет комментариев