Актанышта иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр
Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә! Бүген районыбызның әнә шундый асыл затларын-мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.