Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һөнәри бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешеп, район данын зона, республика этапларында яклаган тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызга кубоклар тапшырды, җиңүче тасмалары кигереп, дипломнар тапшырды.
«Ел сыйныф җитәкчесе-2025” бәйгесенең муниципаль этап җиңүчесе һәм зона этабы катнашучысы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе – Нуретдинова Резеда Заһир кызы.
Бөтенроссия “Ел укытучысы - 2025” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинация җиңүчесе һәм зона этабы катнашучысы Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы – Закирова Ләйсән Ринат кызы.
Республика ата-аналар комитетлары арасында үткәрелгән “Тату сыйныф серләре-2025” муниципаль, зона этапларында җиңүче Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе – Хәбибуллина Зөһрә Баязит кызы.
Бөтенроссия “Ел укытучысы-2025” бәйгесенең муниципаль этабында 1 урын яулап, зона этабында катнашучы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч класс укытучысы – Зиннурова Айгөл Данис кызы.
Бөтенроссия “Ел укытучысы-2024” бәйгесенең муниципаль этабының абсолют җиңүчесе, зона этабы җиңүчесе, республика этабында лаеклы 3 нче урынны яулаган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы – Темел Румия Данис кызы.
Нет комментариев