Булачак инженерларга старт мәйданчыгы: үзенчәлекле балалар автомобиль модельләрен тәкъдим итте
Актанышның «Иман» спорт комплексында уникаль турнир- инвалид һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен автомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды. Традициягә әверелгән бу турнирда Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Ютазы районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең яшь конструкторлары катнашты.