Актанышның «Иман» спорт комплексында уникаль турнир- инвалид һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен автомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды. Традициягә әверелгән бу турнирда Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Ютазы районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең яшь конструкторлары катнашты.
Гади автомодельләр төзү буенча шәхси-командалы ярышлар Татарстан Республикасы Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Актаныш балалар иҗаты үзәге тарафыннан менә җиденче ел рәттән оештырыла. Аның максаты- техник иҗатны популярлаштыру һәм активлыклары булмаган балаларның үз-үзләрен таныту мохитын булдыруны күздә тота.
Чара өч номинациядә үткәрелә: РМ - 1-резиномоторлы контурлы модельләр (иҗат ителгән автомобильне ераклыкка йөртеп карау), ЭЛ-4-электр двигателе булган күләмле модельләр (12 метрлы дистанциядән капкага кертә алу төгәллегенә ярышлар) номинацияләре һәм «Автомобильнең иң гадәти булмаган моделе" - сәнгати һәм оригиналь иҗади өй эшен бәяләүне үз эченә ала.
Стартка тәкъдим ителгән һәр модель катгый техник таләпләргә туры килергә тиеш: озынлыгы 300 мм дан артмау, тәгәрмәчләрнең һәм рамнарның билгеле бер параметрлары, куркынычсыз туклану чыганакларын куллану. Әмма оештыручылар һәр катнашучы үз моделенең авторы булуына да игътибар итә.
Ярышлар мөмкинлекләре чикле балалар арасында якты талантларны ачыклады, аларның эшләре техник грамоталылык ягыннан гына түгел, ә автомобиль төзелешенә иҗади якын килүе белән дә аерылып торды.
Ераклыкка йөртү номинациясендә (PM-1) беренче урынны Такталачык коррекция мәктәбеннән Камил Кручинин яулады. Аның резина моторлы моделе 25 метрга кадәр араны тоткарлыксыз уза алды. Камил киләчәктә чын трактор да ясар идем, ди.
Төгәллек номинациясендә (ЭЛ-4) Яр Чаллы балалар техник иҗаты үзәгеннән Данил Ермуллин иң яхшысы булып танылды. Аның җиңүе - күпьеллык системалы мавыгуы һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе: Данил Чаллы шәһәренең 32нче мәктәбендә 5 сыйныфта укый.
Техник иҗат белән 1 нче сыйныфтан шөгыльләнәм. Бигрәк тә робот техникасы ошый. Киләчәктә уйлап табучы булырга телим, -ди яшь инженер.
Иҗади номинация һәм команда зачеты шулай ук катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Такталачык коррекцион мәктәбе командасы бәйгенең абсолют лидеры булды. Икенче һәм өченче урыннарны Яр Чаллы балалар техник иҗат үзәге һәм Актаныш иҗат үзәге коллективлары алды.
Такталачык интернат- мәктәбендә 46 ел технология укытучысы булып эшләүче Рөстәм Шәймәрданов үзенең тәҗрибәсе турында сөйли:
-Балалар автомобиль ясау белән бик кызыксына. Рөхсәт итсәң, алар көннәр буе остаханәдән чыкмас иде. Бик теләп шөгыльләнәләр, барысы да конкурста катнашырга тели. Әмма бәйге шартлары буенча, һәр команданы ике генә укучы тәкъдим итә ала. Шуңа балалар мәхрүм калмасын дип, мәктәптә автомобиль ясаучылар арасында аерым ярыш уздырабыз,- ди Рөстәм Шәехтимер улы.
Рөстәм Шәймәрдановның укучылары кул астындагы материаллардан модельләр ясыйлар: детальләрен иске уенчыкларныкын куялар, ә батареяларны кибеттән сатып алалар. Бу чын кул эшләре иҗаты.
Турнирның үзенчәлеге - аның инклюзивлыгында. Оештыручыларның берсе, Актаныш балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Әлфия Галиева билгеләп үткәнчә, ярышлар инде җиде ел рәттән үткәрелә һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. «Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтле», — ди ул. Чөнки зона ярышлары ярышлар башланганнан бирле Актаныш, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында уза, иң-иң осталар республика финалына чакырыла.
Бу бәйге – балаларның киләчәген формалаштыра, аларга һөнәр сайларга ярдәм итә. Һәр модельтүгәрәкләрдә һәм остаханәләрдә сәгатьләр буе тырышып эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килә, -ди Әлфия Хәсән кызы
Яр Чаллы балалар техник иҗат үзәгенең бүлеге мөдире Альбина Нәҗмиева ярышларга үзенең ике шәкертен алып килгән. Үзәккә 1000 гә якын бала йөри, аларның күбесе өчен робот техникасы һәм модельләштерү мавыгу чикләрен генә узып, матур эшчәнлеккә әверелгән. "Бездә алган белемнәр аларга ярдәм итәр дип ышанабыз", - ди Альбина ханым.
Актанышта уздырылган турнир- Татарстан Республикасында яшь техникларга һәм уйлап табучыларга ярдәм итү системасының бер өлеше генә. «Панорама» бердәм платформасында (https://panorama.tatar) йөзләгән чаралар тәкъдим ителә: биредә үз көчеңне 3D-модельләштерү һәм робот техникасы буенча конкурслардан алып инженер хакатоннарына һәм фәнни-гамәли конференцияләргә кадәр сынарга була.
Якын арада яшь инженерлар «Иң гади авиамодельләр буенча республика шәхси-команда ярышлары» (2026 елның 27 марты), юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Роботлар дөньясында шәһәр әлифбасы" республика конкурсы (2026 елның ноябрь-декабрь айлары), «Makerspace" республика инженерлык ярышлары (2026 елның 30 апреле) кебек конкурсларда катнаша ала.
Инклюзив проектларга аерым игътибар бирелә. Әйтик, 2026 елның 16 апрелендә робот техникасы буенча ачык ярышлар планлаштырылган, аларга инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус номинация кертелгән.
Актанышта узган ярышлар шуны күрсәтә: балалар иҗат итү, конструкторлык һәм ярыш мохитында пластик һәм тимерчыбыктан модельләр ясап кына калмыйлар, уңышлы киләчәккә күпер дә төзиләр. Катнашучылар өчен бу турнир инженер, конструктор яки уйлап табучы һөнәренә тәүге адым. Һәм шунысына күңел сөенә, Татарстан Республикасында мондый старт өчен барлык шартлар да тудырылган.
Нет комментариев