Газета рубрикалары

Гади машинадан – зур хыялларга

“Иман” спорт сараенда узган “Киләчәккә адым” фестивале кысаларындагы “Иң гади автомашиналар” ярышы быел да балаларның техник иҗатка булган кызыксынуын ачык күрсәтте.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Район мәктәпләреннән килгән 7-13 яшьлек укучылар биредә үз куллары белән ясалган машиналарны сынап карады.

Ярыш бик җанлы башланды. Балаларның кайберләре ярыш алдыннан машиналары белән репетиция ясады.  Кайберләре машиналарының резиналарын рәтләде. Балалар иҗат үзәге җитәкчесе урынбасары Әлфия Галиева бу хакта болай диде:

– Быелгы ярышка  22 команда килде. Бу –  балаларның, укытучыларның елдан-ел җаваплырак каравын күрсәтә. Без шундый егетләребез белән горурланабыз, алар –  илебезнең киләчәге.

Чыннан да, катнашучылар саны шактый: якынча 50 бала үз көчләрен сынады. Командалар, гадәттә, ике кешедән торды, әмма алар белән бергә ярдәмчеләр, остазлар да килгән. Ярышта нигездә 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашса да, кечерәкләр дә читтә калмаган.

Ярышның асылы – гади материаллардан ясалган машиналарның мөмкинлекләрен күрсәтү генә түгел, ә балаларны инженерлык фикеренә, уйлап табуга, эксперимент ясарга өйрәтү. Монда укучылар фән һәм техника нигезләрен практикада үзләштерә.

Быел ике төрле модель тәкъдим ителде: резин моторлы һәм электр двигателе белән эшләүче машиналар. Беренчеләре ераклыкка йөрү буенча бәяләнсә, икенчеләре төгәллеккә сыналды.

Жюри рәисе, Татарстан Республикасының Халык укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев ярышның максатын ачык итеп аңлатты:

–  Бу ярышның төп максаты –  балаларда техник фикерләүне үстерү. Монда бит гади генә машина ясау түгел, исәпләргә, сынап карарга, нәтиҗә ясарга да кирәк. Кайбер машиналар спортзалны тулысынча урап чыга, ә электромоторлыларга 12 метр ераклыктан капкага төгәл керү бурычы куела.

Катнашучыларның эшләре төрлелеге белән сокландырды. Кемдер машинаны иске уенчыклардан җыйса, кемдер агач, җилем һәм башка кул астындагы материаллардан файдаланган. Бу – балаларның фантазиясе һәм тырышлыгы нәтиҗәсе,  шул ук вакытта фәнни-техник иҗатка беренче адымнары.

Яшь конструктор, Әтәс мәктәбе укучысы  Рамзан Салихов  үз эше турында болай сөйләде:

–  Без бу машинаны тактадан һәм уенчык тәгәрмәчләреннән ясадык. Резинаны ычкындырып җибәрәсең дә, машина китә. Мин аны ераклыкка йөрү өчен ясадым, призлы урын алырга тырышам. Миңа укытучым Айдар абый Хәбибуллин ярдәм итте.

Укытучылар фикеренчә, мондый ярышлар балалар өчен зур тәҗрибә мәктәбе булып тора. Актанышның
2 нче урта  мәктәбе укытучысы Раил Яманов:

–  Бу ярыш кына түгел, бу –  балаларны тормышка әзерләү. Техникага кызыксыну уяту бик мөһим. Соңыннан алар «Кулибин», «Профдебют» кебек конкурсларда да катнашалар, – дип билгеләп үтте.

Мари Суыксу мәктәбенең  технология укытучысы
Ленислав Арсланов билгеләп үткәнчә, балалар мондый
ярышларда бик теләп катнаша:

–  Ел саен катнашабыз, балалар бик кызыксынып килә. Кулларыннан бөтен эш килә, әкренләп өйрәнәләр. Без алар белән түгәрәкләрдә дә, дәресләрдә дә шөгыльләнәбез. Башта сызымын сызабыз, детальләрен төрле җирдән табабыз –  күбесенчә иске уенчыклардан алабыз. Бүген машиналар без теләгән күрсәткеч бирмәде. Шулай да күңелне төшермибез,  бу да тәҗрибә. Балалар өйрәнә, алга таба тагын да яхшырак нәтиҗәләр булыр дип уйлыйбыз.

Елдан-ел ярышларның дәрәҗәсе үсә. Быел, мәсәлән, лего детальләреннән җыелган модельләр дә күрсәтелде. Бу – заманча технологияләрнең дә әкренләп мәктәп тормышына үтеп керүен дәлилли.

Фестиваль ахырында катнашучылар гына түгел, оештыручылар да бер фикердә калды: балаларны шундый файдалы эш белән җәлеп итү – бүгенге көннең мөһим бурычы.

–  Балалар нәрсә белән
булса да шөгыльләнергә тиеш. Мондый ярышлар аларны үстерә, кызыксындыра, – дип ассызыклады жюри әгъзалары.

“Киләчәккә адым” фестивале үз исемен тулысынча аклый. Чөнки гади генә машиналардан башланган бу мавыгу, бәлки, киләчәктә зур ачышларга, инженерлык казанышларына илтәр.

Ә иң мөһиме – бүгенге укучыларның күзләрендә очкын, аларда иҗатка омтылыш бар. Димәк, киләчәккә ышаныч та нык.

 

 Самат Габдрәшитов, Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы:

 

Бүгенге ярышта электромоторлы машинам белән катнашам. Без аны укытучым Раил Яманов белән бергә бер атна  ясадык.Моторны иске уенчыклардан алдык. Бу машина төгәллеккә эшләнгән. Киләчәктә пульт белән идарә ителә торган машина ясыйсым килә”.

 

Ясминә Гыймадиева, Актанышның 1 нче урта мәктәбе укучысы:

 

Әлеге ярышта өченче ел катнашам. Малайлар арасында кызлардан үзем генә булсам да, күңелне төшермим. Техника белән беренче сыйныфтан ук кызыксынам. Резинка моторлы өч тәгәрмәчле машина ясадым. Миңа укытучым Алмаз Рахманов ярдәм итте. Бүген машинам еракка китәр дип уйлыйм”.

 

 

 


Нет комментариев