Газета рубрикалары

Киләчәк осталар биредә туа

Актаныш технология техникумы янә бер тапкыр яшьләрне һөнәр дөньясы белән таныштыру мәйданына әверелде.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Биредә Киләчәккә адымдип аталган техник-иҗат фестифале кысаларында Һөнәри дебютрайонкүләм бәйгесе  киң колач алды. Район мәктәпләренең 8–9 сыйныфларында белем алучы йөздән артык укучы җиде төрле компетенция буенча үз көчләрен сынап карады. Алар арасында Хисапчы эше”, “Пешекче эше”, “Эретеп-ябыштыру эше”, “Төзүче эше”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау”, “Электрчы эшеһәм Ветеринария эшебар иде.

Бу бәйге техникумда инде тугызынчы ел уздырыла һәм аның әһәмияте елдан-ел арта, чөнки ул һөнәр сайлау алдында торган үсмерләр өчен реаль мөмкинлекләр мәйданы.

 

Максатыбыз 

һөнәргә мәхәббәт уяту

 

Бәйгенең ачылыш тантанасында техникум директоры Ландыш Шәмсунова катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде:

– Әлеге бәйгене без ел саен зур теләк белән оештырабыз. Балалар аны көтеп ала. Төп максатыбыз – аларда һөнәргә мәхәббәт уяту, – диде ул.

Чыннан да, бүгенге көндә һөнәри юнәлеш бирү – җәмгыятьнең мөһим бурычларыннан берсе. Мәктәп елларында ук укучының нинди эшкә сәләтле булуын ачыклау, аңа юнәлеш күрсәтү – киләчәккә инвестиция.

Директор чыгышында тагын бер мөһим яңалыкка да тукталды: мәктәп укучылары өчен техникумнарда параллель рәвештә һөнәр алу мөмкинлеге киңәя бара. Яңа проектлар ярдәмендә балалар 9 сыйныфны тәмамлаганда ук кулларына конкрет һөнәр буенча таныклык алып  чыга алачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов та укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр, бәйгедә уңышлар теләделәр.

 

Яра “тегүче” укучылар

 

“Ветеринария эше” компетенциясе аеруча игътибарны җәлеп итте. Әлеге өлкәдә бүген 15 укучы үз көчен сынап карады. Алар биремнәрне этаплап үтәп, практик күнекмәләрен күрсәттеләр.  Катнашучыларга биремнәр арасында иң катлаулысы – “яра тегү” иде. Әлбәттә, бу – махсус муляжда башкарылган күнегү.

Укучылар яра төрен билгеләп, аңа туры килгән хирургик җөй салырга тиеш булдылар. Кайберләре дулкынланса да, күпчелек үзләрен ышанычлы тотты.

– Балалар яхшы әзерлек белән килгән. Иң мөһиме – аларның хайваннарны яратуы сизелә. Бу һөнәрне сайласалар, эшли алачаклар, – ди эксперт Илдар Зиннәтуллин.

Биредә гигиена, төгәллек, дозаларны дөрес билгеләү кебек факторлар зур роль уйный.

Белгечләр фикеренчә,
ветеринария – уку йорты өчен чагыштырмача яңа юнәлеш. Шуңа күрә беренче елларда бу белгечлеккә кызыксыну әллә ни зур булмаган. Әмма вакыт узу белән хәл тамырдан үзгәргән.

Элек ветеринария белгечлеген үзләштерүдә төп проблемаларның берсе – практика җитмәү булган. Укучылар күбрәк теоретик белем алса да, реаль эш тәҗрибәсе җитеп бетмәгән.

– Безнең хуҗалыклар белгечләр сорый, ә укучылар гел теория генә укый иде. Уку планы үзгәрмәү сәбәпле, аларны эшкә җибәрү авыр булды, – ди Ландыш Шәмсунова.

Бүген исә бу мәсьәлә хәл ителә башлаган. Техникумда дуаль укыту системасы кертелгән. Бу – уку белән эшне берләштерү дигән сүз.

Ветеринария белгечлеген үзләштергәндә студентлар өстәмә рәвештә “ясалма
орлыкландыру операторы” һөнәрен дә үзләштерә. Моннан тыш, соңгы елларда хуҗалыклар ихтыяҗын исәпкә алып, тояк чистарту кебек практик
юнәлешләр дә укыту программасына кертелә.

Ветеринария юнәлешенең үсешендә матди база да зур роль уйный. Бүген техникумда заманча җиһазландырылган лаборатория эшләп килә.

Әлеге лабораторияне булдыруда социаль партнерларның ярдәме зур булган. Аерым алганда, агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиев тарафыннан 2,5 миллион сумлык җиһазлар кайтарылган. Шулай ук ветеринария берлеге дә якынча 1 миллион сумлык заманча җиһазлар белән тәэмин иткән.

Нәтиҗәдә, укучылар бүген теоретик белемне генә түгел, ә реаль эш шартларына якын мохиттә практик күнекмәләрне дә үзләштерә ала.

 

Эретеп-ябыштыру серләре

 

Эретеп-ябыштыру компетенциясендә катнашучыларга сигез тешле тырма ясау бурычы куелды. Бу эш, беренче карашка гади күренсә дә, зур төгәллек һәм кул осталыгы таләп итә.

– Алдан эшләп караган укучыларның куллары ятып тора, эшләре шома. Әмма беренче тапкыр эшләүчеләр дә сынатмый, –  ди остаз Әлфис Хафизов.

Бу юнәлештә техникумда заманча җиһазлар – төрле типтагы сварка аппаратлары бар. Укучылар алар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә ала.

 

Төзүчеләр: кирпечтән киләчәк төзелә

 

“Төзүче эше” компетенциясендә катнашучылар кирпечтән почмак өю буенча осталыкларын күрсәтте. Биредә чисталык, төгәллек, пропорцияләрне
саклау кебек критерийлар исәпкә алынды.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, төзүчеләр – үзләреннән соң тарихи мирас калдыручылар. Шуңа күрә бу һөнәр һәрвакыт актуаль булып кала.

– Ташчы һөнәре –  әһәмиятле дип уйлыйм. Шуңа күрә, күп еллар элек төзелгән объектлар да бүгенге көндә сафта. Бүгенге егетләр бик нык тырышалар. Хәзер телефон, компьютер заманы, яшьләр кул белән эшләргә яратмый, диләр. Биредә катнашучы егетләр моның киресен күрсәтә, шуңа сөенәбез. Алар киләчәктә дә уңышка ирешерләр дип ышанабыз, – ди эксперт Раушат Насыйров.

 

Берсе дә сынатмый

 

Электр юнәлешендә укучылар махсус схема буенча
чыбыклар тоташтырып, лампочканы яндыру бурычын үтәде. Кемдер моны мөстәкыйль эшләсә, кайберләренә студентлар ярдәм итте.

Чыннан да, бүген энергетика өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ зур. Техникум да бу юнәлештә студентларны эш урыннары белән тәэмин итү өчен предприятие-оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау компетенциясе буенча көч сынаучы егетләр дә сынатмады. Алар тракторның һәр детален күздән кичереп, булган җитешсезлекләрен бетерде. Һәм тракторны кабызып та, йөртеп тә күрсәтте.

Хисапчы һөнәрен үз итүче укучылар да биремнәрне төгәл үтәргә тырышты.

 

Милли ашлар һәм

заманча формат

 

Пешекче компетенциясендә укучылар фуршет өчен  сочник һәм өчпочмак әзерләде.
Ризыкларның берсен – рус халык ашы, икенчесен татар халык ашы буларак сайлаганнар.

– Өчпочмак камырын һәм эремчекне үзебез әзерләп бирдек. Ә калганнарын укучылар үзләре эшли. Чималларның барысын да техникум бирә. Бу компетенциядә 17 укучы катнаша. Кызлар барысы да тырышалар, бик яхшы әзерлек белән килгәннәр, – ди техникумның һөнәргә өйрәтү мастеры Лилия Вәлиева.

Икенче этапта кызлар милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз ризыкларын тәкъдим итте. Бу бәйгенең мәдәни әһәмиятен дә арттырды.

 

Һәр катнашучы – җиңүче

 

Бәйге ахырында катнашучыларның эшләрен экспертлар бәяләде. Әмма оештыручылар фикеренчә, иң мөһиме – урын алу түгел.

– Сез монда килгәнсез икән – сез инде җиңүче, – диде Ландыш Шәмсунова.

Чыннан да, “Һөнәри дебют” – ул гади ярыш кына түгел. Ул – укучылар өчен үз-үзләрен сынау, яңа мөмкинлекләр ачу, киләчәк һөнәрләренә беренче адым ясау мәйданы.

Бүгенге катнашучылар арасында иртәгәге оста пешекчеләр, тәҗрибәле төзүчеләр, җаваплы электрчылар һәм игелекле ветеринарлар үсеп килә. Ә димәк, районның да, илнең дә киләчәге ышанычлы кулларда.

 

 

Эльвир Мирзагалиев, Богады мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

 

Эретеп-ябыштыру эше миңа ошый. Бүген биредә сигез
тешле тырма эшләдем. Бу эшне белү киләчәк тормышымда да ярдәм итәчәк. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз бит”.

 

Айгиз Гыйльфанов, Актанышның 1 нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

 

Миңа ташчы эше ошый. Җәй көннәрендә әти белән шабашкаларга йөрим. Төрле әйберләр төзибез. Кирпечтән төзегәндә иң мөһиме боламыкның дөрес болгатылуы. Боламыкка комны өч, цементны бер исәбеннән кушып ясарга кирәк. Кирпечне салганда аның тигезлеген карау да мөһим”.

Әмирхан Имамов, Иске Айман авылыннан.

 

Мин Пучы урта мәктәбенең 9 сыйныфында укыйм. Электрчы һөнәрен кечкенәдән үк үз итәм. Бабам да, әти-әнием дә, апам да, абыем да “Челтәр” компаниясендә эшли. Киләчәктә үзем дә шушы һөнәрне сайлармын дип уйлыйм. Бүгенге бәйгедә сынатмам дим. Җәйге каникулда эшкә урнашып, электр кабельләре сузганым бар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт аңлатып торалар, мин аларны саклыйм”.

Илгина Гыйльманова, Чалманарат мәктәбенең
8 сыйныф укучысы:

 

Пешекче һөнәре миңа нык ошый. Минем әбием дә, ике апам да – пешекчеләр. Шушы техникумда укыганнар. Мин дә тәмле тәмле ризыклар пешерергә яратам. Аеруча гөбәдияне яратып әзерлим. Ризыкны әзерләгәндә ингридиентларның  граммнарына игътибар итәргә кирәк. Аларны төгәл сакласаң, ризык тәмле була. Киләчәктә пешекче һөнәрен сайламасам да, ул миңа тормышта ярдәм итәчәк”.

 


Нет комментариев