Бүген Илчебай авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе — Җәмилә апа Сибгатуллина үзенең 90 яшьлек зур юбилеен каршылый. Тугызынчы дистәне тутырган якташыбызны әлеге истәлекле көне белән котларга күпсанлы кунаклары җыелды.
Юбилярны күркәм бәйрәме белән район Советы Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов махсус килеп тәбрикләде. Ул Җәмилә апага истәлекле бүләкләр тапшырды, озын гомер юлында күрсәткән фидакарь хезмәте һәм яшь буынга үрнәк булып яшәве өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Барлык райондашлар исеменнән без дә Җәмилә апага иң изге, иң якты теләкләребезне юллыйбыз!
Мөхтәрәм Җәмилә апа!
Сезгә алдагы көннәрегездә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның һәм барлык якыннарыгызның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын! Йөзегездән елмаю, өегездән бәхет коты өзелмәсен. Юбилеегыз котлы булсын!
Нет комментариев