Илназ Нигъмәтуллин Ижауда юртаклар ярышында җиңү яулады!
Спорт хәбәрләре

Илназ Нигъмәтуллин Ижауда юртаклар ярышында җиңү яулады!

Ижау шәһәрендә узган юртаклар ярышында Актаныш районы Иске Богады авылы егете Илназ Нигъмәтуллин зур уңышка иреште. Ул «Эмма Ян» кушаматлы аты белән ярышып, 1 нче урынны яулады!

Илназ «Эмма Ян»ы белән сезондагы иң мөһим бәйгеләрнең берсе — «Элита призы (2 гита)» дип аталган баш приз чабышында беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Бу дәрәҗәле бәйге 1600 метр арада 5 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк юртак токымлы айгырлар һәм байталлар арасында үткәрелде.

Якташыбызны һәм аның чабышкы атын зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба яңадан-яңа биеклекләргә ирешүләрен телибез!


Нет комментариев