«Татарстан-Мордовия» форумын уздыру мәйданчыгы итеп кунакчыл быел Мордовия Республикасы сайланды. Анда ике төбәк вәкилләре тәҗрибә уртаклашу, фикерләр алмашу һәм төбәкара бәйләнешләрне ныгыту өчен җыелды.
Әминә фикердәшләре белән аралашу, мөһим сорауларны тикшерү һәм Татарстан белән Мордовия арасында хезмәттәшлекне үстерүгә үз өлешен кертү өчен уникаль мөмкинлек алды. Без бу тәҗрибәнең күп файда һәм илһам алып киләчәгенә ышанабыз!
Әминәне мондый зур әһәмиятле чарада катнашуы белән котлыйбыз! Без аның белән горурланабыз!
Нет комментариев