Быел Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан традицион «тынычлык көне» булмаячак. Чөнки тавыш бирү өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә үтәчәк.
Агитация чоры 22 августта башлана һәм 18 сентябрьдә тәмамлана.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, республикада федераль округ буенча 84 кандидат теркәлгән. Ә алты бермандатлы округ буенча 34 кандидат күрсәтелгән, аларның 29зы инде теркәлгән.
Нет комментариев