"Актаныш юллары" җәмгыяте төзүчеләре өчен урак өсте башланды.
Кичә юлчылар үзәк Актаныш белән 57 бистәне тоташтыручы Салих Хөснияров урамындагы чокыр-чакырларны тигезләде.
Бүген дә бистә юлларын төзекләндерүдә алар. Гамил Авзал урамындагы машианалар өчен үтә дә куркыныч тудырган чокырлар ямалды, тигезләп, үтүкләп куелды.
Нет комментариев