Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбар Әнвәрова һәм «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова Казанда Бәшир Рәмиев IT- паркында Татарстан Республикасының 2026 елгы Гражданлык форумында катнаша.
«Бердәмлектә – көч» форумының пленар утырышы кысаларында республиканың төрле шәһәр- районнарыннан килгән вәкилләр, шул исәптән Актаныш районыннан Дилбәр Әнвәрова һәм Ләйсән Газизова, тәҗрибә уртаклаша, гражданнар инициативалары һәм социаль үсеш мәсьәләләре буенча фикер алыша.

Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы Рәисе Марат Әхмәтов, депутат, Батырлык ордены иясе Эдуард Шәрәфиев, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин, «Яңа гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, «Игелекле Казан» оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова һ.б. рәсми затлар чыгыш ясады.
Форумда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек, яңа идеяләр һәм уңышлар телибез!
Нет комментариев