Балалар иҗат үзәге коллективы беренчеләрдән булып Актанышны Яңа елга әзерләүгә керешкән иде. Педагоглар көче белән бинаның тирә-ягына кар сыннары, әкияти скульптуралар ясалды.
Кичләрен үзәк каршындагы чыршыларга эленгән, бина буйлап сузылган төрле төстәге матур утлар үзәк чыршы янына килүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте. Хезмәтнең нәтиҗәсе матур: балалар иҗат үзәге коллективының иҗади эше "Кышкы әкият" республика конкурсында "Яңа ел бизәлеше" номинациясендә 3 урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Нет комментариев