Район башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» бинасының ремонты белән танышты
Инфраструктура

Район башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» бинасының ремонты белән танышты

2022 ел безнең «Актаныш-информ» өчен аеруча истәлекле булды- бердән, Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилее, икенчедән, озак еллар төзекләндерүгә мохтаҗ булган «Актаныш-информ» бинасы Татарстан Республикасы президенты, район башлыгы Ленар Зарипов ярдәме белән капиталь ремонт керде.

           Төзүчеләр бинаның эчке өлешендәге ремонт эшләрен тәмамлап килә.

Тышкы ягын исә җылытып, яңа , заманча материал белән каплау әле дәвам итә.

            Бүген "Актаныш- информ"дагы төзекләндерү барышы белән Ленар Рафак улы үзе дә танышты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, ремонтны башкаручы оешма- "ПМК" җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов, "Актаныш-информ" директоры Айнур Гыймадиев һәм башка җаваплы иптәшләр төзекләндерү буенча фикер-тәкъдимнәр алышты. 

Руслан Усманов фотолары.

 


Нет комментариев