Яңа Байсарда киленнәр осталыкларын күрсәтте
Авыллар-байлыгыбыз

Яңа Байсарда киленнәр осталыкларын күрсәтте

Яңа Байсар авылында «Киленнәр бәйрәме» узды. Чара «Татарстанда җәй» («Лето в Татарстане») проекты кысаларында оештырылды.

Бәйрәм авыл халкын бергә җыеп, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм яшь буынга җиткерү максатын куйды. Киленнәр төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын, уңганлыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Кунаклар өчен җыр-биюләр, милли уеннар оештырылды, күңелле мохит хөкем сөрде.

Әлеге чара милли традицияләрне популярлаштыруга һәм авыл мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә.


Нет комментариев