Актаныш муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәнис улы Фәрдиев белән әңгәмә.
— Айдар Фәнисович, коррупциягә каршы көрәш җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә мөһим? Бу эшнең төп максаты нидән гыйбарәт?
— Коррупция — җәмгыятьнең үсешенә, дәүләт органнарына булган ышанычка һәм гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыруга тискәре йогынты ясый торган җитди проблема. Аңа каршы көрәшнең төп максаты — коррупцион хокук бозуларны булдырмау, закон таләпләрен үтәүне тәэмин итү, халык арасында хокукый аңны һәм җаваплылык хисен арттыру.
Бу эшне бары тик хокук саклау органнарының бурычы итеп кенә карарга ярамый. Коррупциягә каршы тору һәркемнең законнарны үтәвеннән, намуслы хезмәт итүеннән һәм гаделлекне яклавыннан башлана.
— Актаныш районында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап нинди чаралар үткәреләчәк?
— 2026 елга төзелгән чаралар планы нигезендә, районда коррупциягә каршы көрәш темасын төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүгә юнәлдерелгән эш алып барыла. Мәктәп укучыларыннан башлап мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, ата-аналарга һәм киң җәмәгатьчелеккә кадәр төрле төркемнәрне колачлау күздә тотыла.
Август–октябрь айларында укучылар арасында коррупциягә каршы темага иҗади эшләр конкурсының мәктәп һәм муниципаль этаплары үткәрелә. «Коррупциягә — юк!» («Скажем коррупции нет») темасына багышланган республика конкурсында катнашу да планлаштырылган.
Ноябрь–декабрь айларында мәктәпләрдә «Безнең хокукларыбыз — безнең бурычларыбыз», «Белем алу хокукы» кебек темаларга сыйныф сәгатьләре, ата-аналар комитетлары катнашында түгәрәк өстәлләр оештыру каралган.
Моннан тыш, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән коррупцион хокук бозуларны булдырмау мәсьәләләре буенча профилактик сөйләшүләр үткәрү, укучылар һәм студентлар өчен «Коррупциягә — юк!» дигән темага дебатлар уздыру планга кертелгән.
— Ни өчен коррупциягә каршы тәрбияләүдә балалар һәм яшьләр белән эшләүдә аерым игътибар бирелә?
— Чөнки кешенең тормыш принциплары, гаделлеккә һәм законга мөнәсәбәте балачактан формалаша. Мәктәптә алган белем генә түгел, гаиләдә күргән үрнәк тә зур әһәмияткә ия.
Балалар үз хокукларын һәм бурычларын белергә, гаделсезлек белән очрашканда дөрес карар кабул итәргә, законны хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш. Шуңа күрә укучылар өчен тематик дәресләр, фикер алышулар, дебатлар һәм иҗади конкурслар үткәрү мөһим.
Районның белем бирү учреждениеләрендә укучыларга коррупциянең нәрсә икәнен аңлату белән бергә, аның җәмгыятькә китерә торган зыяны турында да сөйләшүгә игътибар бирелә.
— Мәгариф өлкәсендә коррупцияне кисәтү өчен нинди чаралар күрелә?
— Мәгариф өлкәсендә законлылык һәм ачыклыкны тәэмин итү аеруча мөһим. Чаралар планы нигезендә, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән коррупцион хокук бозуларны булдырмау мәсьәләләре буенча профилактик очрашу үткәрү каралган.
Мондый эшнең максаты — җитәкчеләргә закон таләпләрен искә төшерү, хезмәт вазыйфаларын башкарганда шәхси җаваплылыкның әһәмиятен аңлату һәм коррупциягә китерергә мөмкин булган хәлләрне вакытында кисәтү.
Ата-аналар комитетлары катнашында уздырыла торган түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр дә мөһим. Алар белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы сәясәт турында фикер алышу, ата-аналарның сорауларына игътибар бирү һәм үзара аңлашуны ныгыту өчен мөмкинлек тудыра.
— Район халкының коррупциягә каршы көрәштә катнашуы ничек мөһим? Гражданнар үз хокукларын ничек яклый ала?
— Һәр гражданин үз хокукларын һәм законнарда каралган мөмкинлекләрне белергә тиеш. Әгәр кеше коррупцион хокук бозу билгеләренә тап була икән, ул тиешле дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә ала.
Мондый очракларда фактларга нигезләнү, булган мәгълүматны дөрес җиткерү һәм законлы юлларны куллану мөһим. Шул ук вакытта берәр кешене дәлилсез гаепләүдән сакланырга кирәк.
Коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең хокукый грамоталылыгы, битараф булмавы һәм закон таләпләрен үтәве зур әһәмияткә ия.
— Мәгълүмати эшнең дә роле зурдыр. Бу юнәлештә нинди чаралар планлаштырылган?
— Әйе, халыкны дөрес һәм вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү коррупцияне кисәтүдә мөһим урын алып тора.
План нигезендә, ноябрь аеннан декабрьнең беренче декадасына кадәр коррупциягә каршы көрәш темасына мәкаләләр әзерләү, башкарылган эшләр турында хисаплар һәм мәгълүматлар бастыру, социаль челтәрләрдә аңлату материаллары урнаштыру каралган. Шулай ук социаль реклама һәм агитация материалларын тарату планлаштырыла.
«Актаныш таңнары» район газетасы, аның рәсми сайты, җирле радио һәм телевидение һәм социаль челтәрләр халыкка кирәкле мәгълүматны җиткерү өчен кулланыла.
— Коррупциягә каршы көрәшне көчәйтүдә район комиссиясенең роле нинди?
— Район Башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге әлеге юнәлештәге чараларны координацияләүгә, актуаль мәсьәләләрне карауга һәм профилактик эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән.
2026 елның ноябрь аеннан декабрьнең беренче декадасына кадәр комиссиянең киңәйтелгән утырышын үткәрү планлаштырылган. Анда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре һәм башкарылган эшләр турында фикер алышу күздә тотыла.
Шулай ук районда спорт чаралары да оештырылачак. «Спорт — коррупциягә каршы» темасына багышланган ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән бергә, яшьләр арасында гаделлек, намуслылык һәм кагыйдәләрне хөрмәт итү кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә.
— Әңгәмәбез ахырында район халкына нинди теләкләр җиткерер идегез?
— Һәркемне законнарны хөрмәт итәргә, үз хокукларын һәм бурычларын белергә, көндәлек тормышта намуслы һәм гадел булырга чакырам. Коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен, дәүләт органнарының эше генә түгел, һәр гражданинның җаваплы карашы да кирәк.
Гаделлекне, законлылыкны һәм үзара ышанычны саклау — уртак бурычыбыз. Бу кыйммәтләрне гаиләдә, мәктәптә, хезмәт коллективында ныгытып, без яшь буынга да дөрес үрнәк күрсәтә алабыз.
Нет комментариев