Күңелле мизгелләргә бай очрашу
Бәхет кошы — хезмәттә

Күңелле мизгелләргә бай очрашу

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның Күҗәкә авыл җирлеге халкы белән очрашуы күңелле вакыйгаларга бай булды.

Күҗәкә авылында яшәүче 101 яшьлек Нурфика Абдул кызы Абдуллина югары һөнәри казанышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Актаныш муниципаль район Башкарма комитеты тәкъдиме белән Татарстан Республикасының  2026 елгы Электрон Мактау тактасына кертелде. Район башлыгы Ленар Зарипов бу хакта раслаучы сертификатны, Нурфика апа авырып тору сәбәпле, аның улы Әхмир абыйга тапшырды.

Күңелле мизгелләргә бай очрашу

Шулай ук очрашуда Ленар Зарипов авыл китапханәчесе Ләйсән Акмаловага җирлек башлыгы Илдар Мусинның котлау хатын һәм шәхси бүләген тапшырды.

 


Нет комментариев