Актаныш районында Инвалидлар декадасы уңаеннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм ветераннарны яклау, аларга тагы да ныграк игътибар күрсәтү максатыннан төрле мәдәни һәм социаль чаралар оештырыла. Барысы да бушлай!
Шул ук көнне, 17:00 сәгатьтә, «Яшьлек» яшьләр үзәгендә инвалидлар һәм ветераннар өчен кавер-төркем концерты булачак. Концертка керү — бушлай.
Инвалидлар декадасы кысаларындагы барлык чаралар да өлкәннәргә һәм инвалидларга карата күңел җылысы, игътибар һәм кайгыртуны, һәркемнең үзен җәмгыятьнең кадерле әгъзасы итеп тоюына ирешү максатын күздә тота.
Нет комментариев