Инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Харисова Гүзәл, 11 нче сыйныф укучысы Шакирова Лиана, Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Каюмов Булат, 10 нчы сыйныф укучысы Закирова Камила призёр булдылар.
Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучылар — Закирова Айзирәк Илдус кызы, Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы.
Җиңүчеләрне һәм призёрларны, аларны әзерләгән укытучыларны, гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын, Актаныш 1 нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улын ихластан котлыйбыз!
Нет комментариев