«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» – мәрхәмәтлелек традициягә әйләнде
Бу мөһим

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» – мәрхәмәтлелек традициягә әйләнде

Актанышта август киңәшмәсе кысаларында 93 балага ярдәм күрсәтелде.

Унтугыз еллык изге традиция

Мәктәпкә әзерләнергә булыш!

Бүген Актанышта Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы кысаларында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» хәйрия акциясе үткәрелде. Районыбызда һәр уку елы алдыннан, унтугыз ел рәттән бу изге чара уздырыла. Ул аз керемле, инвалид, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итүне максат итеп куя.

Барлык район халкы берләште

Мәктәпкә әзерләнергә булыш!Бу инициатива безнең районда да киң җавап тапты. Акциядә хуҗалыклар, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, гади гражданнар актив катнашты. Район электр элемтәсе челтәре, полиция, хокук саклау органнары, яшьләр бүлекләре «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» хәйрия акциясендә ярдәм итүне үзләренә традициягә әйләндерделәр. Районда яшәүче ярдәмчел, мәрхәмәтле, киң күңелле һәркем бу акциядән читтә калмады, бик теләп кушылды.

Быел нинди ярдәм күрсәтелде?

Мәктәпкә әзерләнергә булыш!Акция барышында мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акчалата, мәктәп формасы, спорт костюмы, уку әсбаплары белән ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт белдерелде. Барлыгы 57 450 сум акча җыелды.

Быел Актаныш районында беренче сыйныфка 214 бала укырга керә, шуларның 26сы матди ярдәмгә мохтаҗ. 2–11 сыйныф укучылары арасында 67 ярдәмгә мохтаҗ бала бар. 25 укучы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. Бу балаларга мәктәпләр үзләре ярдәм оештырды. 2026 елгы хәйрия акциясе барышында районның 93 укучысына ярдәм күрсәтелде.

Ак юллар, сезгә, балалар!

Бүләкләр тапшыру тантанасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ленар Рафакович Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хәбибуллин Альберт Галимжанович катнашты. Алар балаларга укуларында уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек теләделәр.

Мәктәпкә әзерләнергә булыш!

Кадерле балалар, 1 сентябрь көнне әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән бергә, шат елмаеп, яхшы кәеф белән, игътибарны бары тик укуга гына юнәлтеп, мәктәп бусагасыннан атлап керегез! Белем дөньясында ак юллар сезгә!

 


Нет комментариев