Бүген «Пучы балалар бакчасында» махсус хәрби операциясендә катнашучыларына ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узды
Бу вакыйга балаларны, ата-аналарны, авыл халкын һәм балалар бакчасы педагогларын берләштерде. Бай итеп бизәлгән ярминкә өстәлләрендә сатып алучыларга өйдә пешерелгән коймак, пәрәмәч, бал, как тәкъдим ителде.